top of page
IMG_9325.JPG

“Без бары тик капкага гына күрсәтә алабыз, сез анда үзегез керергә тиеш...”

 Билгесез философ әйткән сүзләрне куәтләп, шуны гына өсти алам: кешегә юнәлеш бирсәң, таяныч булсаң, ул гомер буе бары тик яхшылыклар гына эшләп яшәргә тырыша. Мин үземне дә шундыйлар рәтенә куям.

Гап-гади татар авылында тууым, авыз тутырып үз телебездә сөйләшә алуым белән горурланып үстем мин. Укытучыларым, хезмәттәшләрем, гаиләм һәрвакыт янәшәмдә булды. Туган мәктәбем – Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбе укытучыларымны да рәхмәт хисләре белән искә алам, ә хезмәт юлымның беренче көненнән алып хәзерге вакытка кадәр көч биреп торучы Буа районы Түбән Наратбаш төп мәктәбе укытучыларына рәхмәтем чиксез.

Укучыларыма әнә шул белем капкасына күрсәтеп, юнәлеш биреп тора алуым белән үземне бәхетле саныйм.

bottom of page